solitude
Изге Болгар Җыены
Болгарда күрешербез!
"Җыенда җат кеше булмас."
Җыен турында:
Җыен тарихы
Җыен - борынгы болгар-татар бәйрәме. Элек-электән үк болгар бабаларыбыз тирә-юньндәге берничә авылның халкын берләштереп бер җыен уздыра торган булганнар. "Җыенда җат кеше булмас", "Киңәшле җыен таркалмас" дип әйткәннәр. Борынгы Болгар заманнарынан алып 1917-нче елгы революциягә хәтле Сабантуй бәйрәмен үләннәр тишелеп чыккач, мал-туарны болыннарга, кырларга чыгарып җибәргәч чәчү алдыннан май аенда уздырганнар. Чәчү беткәч Җыен узган. Сабантуйны бер авыл үзе уздырса, Җыенны берничә авыл җыелып уздырганнар: "Җир җылынгач Җыен җыела" - халык мәкале. Шулай итеп, 5-10 авыл җыелышып бер җыен уздырганнар. Әммә революциядән соң коммунистлар Җыенны бетереп аның вакытында Сабантуйны уздырырга булдылар.
Җыен программасы һәм картасы
Җыен программасы бик гади: сәгать 11-ләрдә кече манара янына барабыз, шунда Баш Мөфти хәзрәтләре артыннан кабатлап тәүбә догасын укыйбыз. Шуннан соң тәһлилләр әйтеп Җәмигъ мәчетенә юнәләбез. Әзрәк ял иткәч, ашагач, эчкәч, өйлә намазын укыйбыз...
Болгар тарихы
Болгар иле борынгы заманнарда Хәзәр (Каспий) дингезеннән алып Ак дингезгә (Белое море) кадәр булган җирләрдә урнашкан көчле һәм чәчәк аткан ил булган. Меңләгән манара һәм мәчетләр иле булган. 922-нче елда Болгар иленә Мөктәдир Хәлифә хәзрәтләре тарафыннан җибәрелгән зур гына кәрван килеп җитә. Анда 3 мең гәрәп булып, шулар арасында табиплар, мөһәндисләр (инженерлар) вә төзүчеләр һәм башка Бәгъдәд һөнәрчеләре килә. Илчелек белән бергә килгән кешеләр арасында Әхмәт бин Фадлан исемле кәтиб тә була. Ул язып калдырган сүхүфләр безләр өчен бик тә кәдерле.
Зөбәер бин Җәгъдә, Айдар хан һәм ханкызы Туйбикә турында хәбәр
Борынгы Болгарда бервакыт Айдар хан идәрә итә. Аның Туйбикә исемле гүзәл генә бер кызы була, әммә фалич авыруына дучар була шул җаныкай. Бер елны Болгарга Мөхәммәд Пәйгәмбәребезнең (сәлаллаһу гәләйһи вә сәлләм) өч сәхәбәсе килә...