Бабаларыбызны онытмыйк,
Динебезне торгызыйк,
Тарихны без өйрәник,
Дуслашып, бердәм булыйк,
Болгарны зиярат кылыйк.
Болгарга өч сәхәбә килгәне турында
Зөбәер бин Җәгъдә, Айдар хан һәм Туйбикә турында хәбәр
Борынгы Болгарда бервакыт Айдар хан идәрә итә. Аның Туйбикә исемле гүзәл генә бер кызы була, әммә фалич авыруына дучар була шул җаныкай.
Бер елны Болгарга Мөхәммәд Пәйгәмбәребезнең өч сәхәбәсе килә һәм үзләре табип булып кешеләрне дәвалап йөриләр. Илгә ниндидер читил табиплары килгәнен ишеткәч Айдар боларны үзенә чакыра һәм: "Сезнең пәйгәмбәрегез бар икәнен ишеткән идем" ди. Тегеләр: "Әйе, ул кеше - Мөхәммәд пәйгәмәр сәлаллаһу гәләйһи вә сәлләм, һәм без ул кешенең сәхәбәләре" дип җавап кайтаралар. Айдар хан: "Минем фалич б-н авырган кызым бар, шуны дәваласагыз динегезне кабул итәм" ди. Сәхәбәләр Айдарга: "Безгә каен миллеге кирәк" диләр. Бу хәл кышын була һәм Айдарның каен миллеген кайда табырга микән дип баш ватып утырганда сәхәбәләр кулларындагы таякны чүлмәккә утырталар да, каен үсеп чыга. Болар Туйбикәне эссе яккан мунчада чабалар, Туйбикә үз аякларына басып әтисенең сараена кайта. Айдар хан моны күреп Ислам динен кабул итә.
Өч сәхәбәнең икесе кире кайтып китәләр, әммә Зөбәер бин Җәгъдә разыйАллаһу ганһу исемле сәхәбә кала, Туйбикәгә өйләнә һәм шәкерт ләр алып өйрәтә башлый. Күп кенә табигиннәрне тәрбия кыла. Болгар җире - сәхәбә, табигыйннәр һәм табге-табигыйннәр җирләнгән җир, Изге җир..
Болгар тарихы
Болгар иле борынгы заманнарда Хәзәр (Каспий) дингезеннән алып Ак дингезгә (Белое море) кадәр булган җирләрдә урнашкан көчле һәм чәчәк аткан ил булган. Меңнәгән манара һәм мәчетләр иле булган.
922-нче елда Болгар иленә Мөктәдир Хәлифә хәзрәтләре тарафыннан җибәрелгән зур гына кәрван килеп җитә. Анда 3 мең гәрәп булып, шулар арасында табиплар, мөһәндисләр (инженерлар) вә төзүчеләр һәм башка Бәгъдәд һөнәрчеләре килә. Илчелек белән бергә килгән кешеләр арасында Әхмәт бин Фадлан исемле кәтиб тә була. Ул язып калдырган сүхүфләр безләр өчен бик тә кәдерле.
Мәсәлән, Болгар дәүләте 922-нче елда Ислам динен кабул итте диләр. Ошбу сүз болгарлар турында түгел (болгарларның күбесе Айдар хан вакытында кабул итә, бәрәнҗәр-болгарлары да Кавказда булганда ук Ислам кабул итәләр), Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе турында бара: моңа кадәр Җомга хөтбәләрендә Алмуш ханның исеме әйтелә, 922-нче елдан алып Болгар иленең хөтбәләрендә Гәббәси Хәлифәнең исеме әйтелә башлый, Алмуш патшабыз "хан" дип түгел - "Әмир" дип атала башлый. Шуның белән, Болгар иле Гәббәсия Хәлифәлегенә керә.
Гәрәпләр килгәндә үк болгарларның үз мәчетләре һәм мәктәп/мәдрәсәләре булган. Болгар халкы Ислам динен әллә кайчаннан ук тотканга охшаган, чөнки археологик эшләр нәтиҗәсе Болгар илендәге тәңречеләеккә урын калмаганын күрсәтә. Ислам дине болгарларның тормышына 922-нче елга кадәр үк нык үтеп кергән. Хәттә Әхмәт бин Фадлан хәнбәли мәзһәбеннән булуы сәбәпле болгарларның Хәнәфи мәзһәбе буенча намазларын укуларына шакката - ул аны белми, аңламый, сораша башлый, болгар галимнәре аңа җавап кайтаралар, аңлаталар.
Болгарларның Ногъман бин Сабит (Имам Әбү Әгъзәм, Әбү Хәнифә) мәзһәбенә керүләре дә гәҗәеп хәл түгел, чөнки алар элек-электән үк Хәрәзем дәүләте белән дуслыкта яшәүләре аркасында Хәнәфи мәзһәбенә мәвыгалар. Хәрәзем дәүләте белән бергә хәзәрләргә каршы сугышалар. Моңа кадәр үк болгарлар Кавказда, Кубан, Тамьян, Дон якларында яшәгәндә Хәзәрләргә каршы сугышкан гәрәпләрдән Ислам динен үзләштерә башлыйлар. Кубрат хан сөекле Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм (с.г.с.) хәзрәтләребезнең заманында яши. Расүлебезнең с.г.с. Коръәне-Шәрифне башка илләрнең патшаларына җибәргәне мәгълүм ки, димәк Коръән Кубрат ханга да эләгергә тиеш иде. Аннары ул имештер ки Аспарух исемле угълына эләгеп Дануб (Дунай) Болгарстанына киткән, һәм Дануб болгарларын грек поплары чукындырганда Изге Китапны яндыганнар ди имеш. Шул.
Ислам динне болгарлар Айдар хан заманында кабул итәләр. Болгарга өч сәхәбә килә, Айдар ханның кызын дәвалап һәм могъҗизалар күрсәтеп болгарларны шаккаттыралар һәм безнекеләр Ислам динне кабул итәләр. Өч сәхәбәдән икесе кайтып китәләр, берсе кала. Шуның кабере Болгарда һаман да саклана. Ул сәхәбә табигиннарны тәрбияләгән һәм укыткан, алар барысы да, сәхәбә, табигиннәр, табге-табигиннәр, монда, Болгарда җирләнгәннәр. Күпмесе Болгар иленең төрле төрле почмакларына таралып дәгьвәт юлы белән йөреп үлеп киткәннәр микән - бимәгълүм, ягъни мәгълүм түгел. Шуңа күрә безнең Ватаныбыз - Болгар иле, Идел-Урал иле, изге җир. Ә Болгар шәһәре - бу изге җирнең мәркәзе, үзәге, хуҗасы, йөрәге.
922-нче елның җәенә кайтыйк: Болгар илендә Ислам IX -нче гасырда ук (800-нче еллар) чәчәк ата башлый. Мәдрәсәләрдә дин гыйлемен эстиләр, мәчет манараларыннан азан әйтәләр, тәһәрәт алып чистарынып йөриләр, ураза тоталар һәм әлбәттә намаз укыйлар. Азан ишетелгән җиргә бәрәкәт иңә диләр: Болгар дәүләте кире көчле дәүләткә әверелә, Хәзәр иленең яклары Болгар иленең виләятлары булып китәләр (Саксин виләяте). Мәдрәсәләрдән чыккан галимнәр күрше халыкларга да Хак динне дәгъвәт кыла башлыйлар. Болгарда бөтен Шәрыкка, бөтен мөселман дөньясына танылган галимнәр чыга башлый: Абу Гали ибн Сина исемле шәһр табип вә галим үз вакытында бер болгар табибының китабы буенча өйрәнгән була. Атаклы Мәхмүд-солтан Гәзнәвине кечкенәдән үк укымакка Болгар иленнән килгән кешегә бирәләр. Ул кешенең исме - Хуҗа Әхмәд Болгари.
Бу чорда Болгарның чикләре Хәзәр иле җиңелгәч Тан (Дон) һәм Үкә (Ока) суыннан Уралга кадәр, Хәзәр (Каспий) дингезеннән Ак дингезгә кадәр киңәеп китә. X-XIII гасырлар - Болгар иленең чәчәк аткан чоры.
Болгар иле - Хәлифәткә кергән беренче төрки дәүләт. Бездән соң Хәлифәткә Карлук иле керә (үзбәк һәм уйгыр бабалары), Сәлҗүкләр, Гәзнәвиләр дәүләте. Идел буенда урнашкан һәм Хәзәр дингезенә чыгышы булган Болгар дәүләте Шәрык илләре белән кәрван юллары белән тоташып бетә, бүгенгечә әйткәндә глобаль мөселман дөньясына интеграцияләшә.
922-нче елда килгән кәрванда булган мөһәндисләр һәм төзүчеләр болгарларга кальгалар (замоклар) һәм шәһәрләр төзергә булышалар, Болгар иле дөньяда "Шәһәрләр иле" исеме белән шөһрәт казана. Гәрәпләр, урыслар, скандинавлар һ.б. милләтләр Болгар иеленең сәяси мәркәзен - Биләр шәһәрен "Бөек шәһәр" дип йөртә башлыйлар. Ул вакытта Болгар шәһәре мәдәни, икътисади һәм дини үзәккә әйләнә. Идел буендарак "Ага базар" була. Чулман Иделенең (Кама суы) теге ягында Кашан шәһәре урнашкан була. Шунысы кызык, Иранда, шундый ук Кашан шәһәре бар, һәм шул шәһәрдә шундый ук исемле "Ага базар" да бар.
Болгар илендә Биләр, Болгар, Сувар, Кашан, Мәрдан, Саксин, Җүкәтау, Казан (Өчил?) кебек зур шәһәрләр булган. Саксин шәһәре бүгенге Әстерхан / Хаҗи Тархан өлкәсендә урнашкан булган. Болгар шәһәрләре Мещера урманнарында да булган.
XIII гасырда мөселман дөньясына әфәт килә - Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ кабиләсенең бер күренеше - мәҗүси татар-мангуллар кыргый кабиләләре. Мөселман дөньясына Аллаһы Тәгаләнең сынавы буларак килгеп, алар иң әүвәл Хәрәзем дәүләтенә ябышалар. Хәрәсән, Герат, Бәлх читраты җитә. Нишабур, Мәрв, Бәлх кебек зур-зур шәһәрләр юкка чыга.
1223-нче елда мөселман дөньясының яртысын үтеп Чынгызханның иң яраткан гәскәрбашы - Сүбәдәй Багатур исемле кеше башта аланнарны, кыпчакларны, аннары урысларны тар-мар итә. Болгар дәүләтенә китә. Бүгенге Тольятти якларында "Муромский городок" торган, болгарлар аны Мәрдан дип йөрткән бугай, тирә юньдә яшәгән мордвалар да шәһәрне шулай ук атаганнар. Мәрдан шәһәре ике катлы корылма белән чолгап алынган була. Болгарлар Сүбәдәй багатурның килгәнен беләләр, көтәләр, һәм гәскәрнең яртысын шуңа каршы җибәреп сугыш башлыйлар. Аннары, имеш җиңеләбез дип кире кача башлыйлар һәм татар-мангул гәскәрләрен шул Мәрдан шәһәренең янына алып киләләр. Татар-мангулларның килүләре була, болгарның качып торган гәскәре Сүбәдәй гәскәренә ябыша, безнекеләр теге илбасарларны чолгап алалар һәм үтерә башлыйлар. Сүбәдәй көчкә көч чолганудан чыгып кача һәм исән калган 4 мең гәскәре белән җылый җылый Чынгызхан янына кайта. Болгарлар Мәрдан тирәсендә күп кенә татар-мангулларны кулга алалар: мондый җиңелүдән соң болар килеп тә карамаслар дип кулга төшкән татар-мангулларны кире Чынгызханга сарыкларга алмаштыралар. Имештер ки ике татар-мангулга бер сарык туры килгән. Моның белән болгарлар татар-мангулларны бик рәнҗетәләр, чөнки хәйван да (сарык) татар-мангул сугышчысыннан ике мәртәбә кыймәтлерәк итеп күрсәтелә. Мәрдан тирәсендә булган ошбу сугыш "Сарык сугышы" дип мәгълүм. Татар-мангулларның җиңелүләре һәм шуның белән Болгарның мөселман дөньясына "сулыш алу" вакытын бүләк иткәннәре турында Рәшидәддин һәм Ибнел-Асир китапларыннан укый алырсыз.
Татар-мангуллар Нишабур шәһәрен басып алганда мөселман дөньясының бер җәүһәр ташы, галимнәрнең галиме, Фәридәддин Гаттар вафат була. Мөселманнар хәвефләнеп (паникага бирелеп) Урта Азиядан кача башлыйлар. Шуларның берсе - Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең атасы - Бәһәветдин Вәләд. Руминың атасы татар-мангуллардан качып башта Гыйракка кача, аннары татар-мангуллар анда да килеп җиткәч Мәдинәгә китә. Татар-мангулларның кычләре җитмәүләре аркасында алар Рум сәлҗүкләрен җиңсәләр дә, аларны бетерә алмыйлар, һәм Бәһәветдин Вәләд Конья шәһәренә күчә.
Чынгызхан җиңелгәч тә Болгар иленә яңадан гәскәр җибәрә, Сүбәдәйне яңадан гәскәрбашы итеп куя. Алар Җаек якларында болгарлар белән бәрелешәләр, әммә берсе дә җиңми. Моннан соң берничә ел узгач, Бату үзе китә, әммә ул да Бөгелмә якларына хәтле генә барып җитә, яраланып кире кайтырга мәҗбүр була.
1236-нче елны татар-мангуллар кыпчакларны һәм бар төрки һәм мангул кабиләләрен буйсындырып аларга "татар" исемен кушып (чын татар кабиләсе Чынгызханның атасын агулап үтергәннәре өчен Чынгыз тарафыннан үтерелә, суела - бер татар да калмый диярлек. Киләчәктә бөтен көч белән буйсындырылган төрки һәм мангул кабиләләренә мангуллар "татар" исемен тага башлыйлар) Болгарга сугыш башлыйлар. Болгар иленең көнбатыш виләятләрендә урнашкан шәһәр (исеме мәгълүм түгел) батырларча хәлак була: Алтайдан килгән аскиз гәскәре һәм болгарлар сугышалар, әммә бирешмиләр. Ачулары чыккан татар-мангул илбасарлары бу шәһәрнең бөтен тирә юндәге авылларны яндыралар, үтерәләр суялар. Шуңа күрә басып алынган шәһәрдә калган меңләгән мәетләрне җирләргә кеше дә булмый. Аннары бу ерткычлар Болгарның эченә кереп китәләр. Болгарның аның кадәр гәскәре булмыйча, җиңелә, Биләр, Болгар һ.б. шәһәрләр җимерелә (Казанга ул вакытта тимиләр - XII-XIII йөзгә караган таш корылмалары башта исән кала). Болгарны басып алгач, татар-мангуллар Русиягә юнәләләр. Болар киткәч, болгарлар баш күтәреп сугыш башлыйлар һәм Бату ханның Аурупадан кире килгәнен ишеткәч Бәйан һәм Җикү исемле әмирләр Бату янына килеп бу мәҗүсигә каршы хәйлә корып гафу үтенгән булалар. Ул аларны гафу итә, әммә татар-мангул гәскәре ерагайгач болгарлар кире баш күтәреп кыргый мәҗүсиләргә сугыш башлыйлар.
1240-нче елларда гына Бату болгарларны буйсындыра, шуңа күрә татар-мангуллар мөселман дөньясына каршы бик сугыша да алмыйлар. Болгарны буйсындыргач Бату хан Гыйракка (Бәгъдәд хәлифәсенә) каршы кыпчаклардан торган гәскәр җибәрә, алар татар-мангуллар гәскәре б-н катнашып мөселман дөньясының мәркәзен басып алалар. Ә башта Бәгъдәд Хәлифәсенә: "Чык, үзең кулга төшсәң тимәбез" дип кычкыралар. Хәлифә боларга ышанып чыга, шәһәр капкаларын ача, әммә татар-мангуллар һәм кыпчаклар Бәгъдәд Хәлифәсен атлар б-н таптатып үтерәләр. Моннан соң татар-мангул һәм кыпчак гәскәре Сүриягә юнәлә һәм Димәшк шәһәрен басып алгач, Мисырга китәләр. Әммә бу чакта Җүчи Олысының тәхетендә Бату түгел инде, Бәрәкә хан утырган була. Болгарлар һәм Хәрәземнәр татар-мангуллар арасында Ислам динен дәгъвәт кылулары сәбәпле Җүчи Олысының берничә мангулы Хак динне кабул итә һәм шуларның берсе Бәрәкә хан була. Аның атасы да (Җүчи) мөселман иленә басып кергәч тә качып Ислам динен кабул итә. Чынгыз моны белгәч иң яраткан угылын үтертерә. Әммә Бәрәкә дә мөселман булып чыга. Бату үлгәч тәхеткә мөселманнарны сөймәгән шапшак Сартак утыра, әммә ярты ел да үтми, мөселман илендә кәфер хан озак утыра алмый, "үлеп китә". Бәрәкә хан була, һәм Суриядәге кыпчак гәскәрен кире кайтарта. Кыпчакларсыз калган татар-мангул гәскәре Гәйн-Җәлүт исемле җирлектә Мисыр мәмлүкләренә җиңелә.
Бу тарих Болгар иленең мөселман дөньясында алып торган урынын күрсәтә, һәм бу бик тә мөһим: татар-мангуллар мөселман дөньясын басып алырлар иде дә, Болгар илендә җиңелүләре сәбәпле ошбу кара ниятләре тормышга ашмады - "Сарык сугышы" мөселман дөньясына көч җыерга кирәкле вакытын бирде. Мәмлүкләргә җиңелгәч тә татар-мангуллар тиздән Рум һәм Сүрия якларыннан китергә мәҗбүр булалар. "Сарык сугышы" булмаса, татар-мангуллар бар мөселман дөньясын басып алулары бик тә ихтимал иде.
Болгар илен Җөчи Олысына көчләп буйсындырсалар да, болгар бабаларыбыз Рус кенәзлекләре кебек үк аерым дәүләт булып яши дәвам иттеләр: Болгар патшаларының Сарайга йөргәннәре турында борынгы китапларда язылган. Үзләрен "Без татар-мангул оныклары" дип йөргән кешеләр һәм Мәскәү тарихчылары Болгар бәйсезлекне югалтты дип ялганлыйлар, әммә борынгы урыс сухүфләрендә «начаща ходити русские князья и болгаре в орду к царю, отчин свои просити у царя на столования своя» сүзләре табыла. Болгар әмирләре татар-мангул ханнарының вассаллары буларак әмирлек ярлыкларын алыр өчен Сарай ханнарына йөргән булганнар. Димәк, Болгар - вассал булса да, барыбер аерым дәүләт булган.
XIV гасырда Болгар иленнән Мәмлүк Солтанатына (Мисыр вә Сүрия), Гәббәсия Хәлифә утырган Каһыйрә шәһәренә Хәлифә хәзрәтләреннән Кара Байрак сорап илчелек җибәрелә. Бу гәмәл - Болгарның бәйсезлеген күрсәтә. Дәште-Кыпчак (Җөчи Олысы) кырларындагы шәһәрләрдә корылмаларны төзү хәрам кылынса, Болгар шәһәре имән агачыннан ясалган көчле корылмалар б-н чолганып алынган була. Бу тагын Болгарның Шуңа күрә Болгар дәүләте XIII гасырда Сарайга әмирлек ярлыкларына йөрсә, Җөчи Олысы көчсезләнә башлагач (Днепр артындагы җирләрне Литва тартып алды мәсәлән, Хәрәземне Мәвереннәһр иле) Болгар дәүләте үз сәясәтен үткәрә башлый, татар-мангуллар б-н яңадан сугыш башлана. 1360-нче елларда урыс армиясе һәм Урдадан Булат-Тимер Болгарга килә һәм җимерә. Урыслар - татар-монголларының дуслары һәм вассаллары булгач Булат-Тимер аларга Болгар иленең шәһәрләрен бүләк итә. Болгарлар эшчән халык буларак Болгарны яңадан торгызалар, әкерен әкерен илләрен торгызалар
XIV-нче гасыр азагында Туктамыш исемле Дәште-Кыпчакның (Җөчи Олысының далада урнашкан иле) ханы Мәвереннәһергә хөҗүм ясый, һәм Мәвереннәһр әмиренең "җавабы" озакламый - Аксак Тимер Җөчи Олысына басып керә. Туктамыш хан аннан куркып гәскәре белән Болгар иленә кадәр кача, ләкин Аксак Тимер аны куып җитеп җиңә. Дәште-Кыпчакның вассаллары буларак Болгар үз гәскәрен татар армиясенә бирәләр, һәм 5.000 болгар гәскәре берничә тапкыр күбрәк Аксак Тимер гәскәрен үтерә. Аксак Тимер әйтмешли, "Аның да мондый болгар гаскәре булса ул бөтен дөньяны басып алыр иде". Аксак Тимер Болгарны җимерә, ләкин болгарлар аны яңадан торгызалар. XV-нче гасырда гына Болгарны урыс биндитлары (ушкуйниклар) берничә мәртәбә талый, шәехләрне үтереп талап, шәһәрне яндыралар һәм җимерәләр. Әммә моннан соң да Болгар бетми, мәчетләр торгызыла, дөрбәләр карала, Болгар - дини башкалага әйләнә. Казанны Болгар Җәдид дип язган Мөхәммәдьяр, мәсәлән, Болгарга бара торган булган.
Шуның өчен Дин юлында йөргән һәм Ватаннарын саклап шаһит киткән бабаларыбызны искә алыйк, дога кылыйк. Шуның өчен бу Җыен болгар оныклары булган татар һәм башкорт халыкларының берләшү урыны гына түгел, бабаларыбызны искә алу Җыены да.
Күңел ачыр бәйрәм булмас бу җирдә, дога, намаз һәм тәүбә булыр.