Җыен программасы:

 

Җыен программасы бик гади: сәгать 11-ләрдә Кече манара янына барабыз, шунда Баш Мөфти хәзрәтләре артыннан кабатлап тәүбә догасын укыйбыз. Шуннан соң тәһлилләр әйтеп Җәмигъ мәчетенә юнәләбез. Әзрәк ял иткәч, ашагач, эчкәч, өйлә намазын укыйбыз.

Җәмәгать, зинһар, намаз укыганда, мәчетнең үзенә керә күрмәгез - анда өлкән яшьтәге кешеләр укысыннар, хатын-кызларга да шуны әйтер идем, чөнки мәчеткә бөтенегез тула алмыйсыз, мәчетнең сул йә уң ягында урнашсагыз, намазлыгыгызны чирәмгә я ташларга җәеп укысагыз бәлкем хәерлерәктер. Намазны мәчет эченә кереп укыйсыгыз килсә - өйлә фарызын имамга оеп укыгачтын бераз көтегез дә, өйлә сөннәтен мәчет эчендә укый алырсыз - ярты сәгатьтән соң анда халык кими.

Моннан тыш Кара пулатка, Рабига күленә һәм Габдрахман коесына барып килә аласыз: ләкин моңа күбрәк вакыт кирәк булачактыр, чөнки Габдрахман коесы Җәмигъ мәчетеннән 1 чакрым чарасы (шәрык / көньяк тарафы), Рабига күле - 2-3 чакрым (мәгъриб / көнбатыш тарафы). Аннары, Кече шәһәрчеккә барып килә аласыз - анда бүген Яңа мәчет һәм мәдрәсә төзелә, Икмәк мирасханәсе (музее)... Төзелеш башланды гына әле, ләкин барыбер барып кайтыгыз...

Болгарда очрашырбыз...

 

Җыенга хуш килдегез!

 

Хәдис...

 
"Гыйлем эстәү бар мөселманнарга вә мөслимәләргә ләзем, хәттә Кытайга барып булса да".